Министрның беренче урынбасары Айнур Галимов - Татарстан Республикасының “Ел юристы” юридик премиясе лауреаты!

2022 елның 3 декабре, шимбә

Казан (Идел буе) федераль университетының Император залында дәүләт бүләкләрен, “Ел юристы” Татарстан Республикасы юридик премиясен, Г.Ф. Шершеневич исемендәге Бөтенроссия юридик премиясен, Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшыру тантанасы узды.

Традиция буенча чара һөнәри бәйрәм – 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган Юристлар көненә багышланган.

Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов “Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү” номинациясендә “Ел юристы” Татарстан Республикасы юридик премиясе лауреаты булды.

Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Татарстан Республикасы Казан нотариаль округы нотариусы, Россия юристлары ассоциациясе әгъзасы Лариса Силагадзега “Юридик һөнәргә тугрылык” номинациясендә премия тапшырды.

Ел саен премияләр юриспруденция өлкәсендәге казанышлар өчен тапшырыла, югары квалификацияле юристларның җәмгыять һәм дәүләт алдындагы казанышларын тану булып тора.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллективы Айнур Газинур улы Галимовны чын күңелдән котлый һәм киләчәктә дә профессиональ уңышлар тели!

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International