Татарстан Республикасы юстиция министры юридик диктантта катнашучылары алдында чыгыш ясады

2022 елның 6 декабре, сишәмбе

Бүген Казан федераль университеты студентлары VI Бөтенроссия хокукый (юридик) диктант яздылар. Диктант язу дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар ярдәмендә Россия юристлары ассоциациясе тарафыннан оештырыла.

Чарада Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин катнашты, ул катнашучыларны сәламләде һәм аларга теләк сүзләре белән мөрәҗәгать итте. “Сезне сәламләвемә һәм узган бәйрәм - Юристлар көне белән котлавыма шатмын. Юридик диктант - халыкның хокукый культурасын формалаштыруда төп коралларның берсе. Диктант сезгә хокук өлкәсендәге белемнәрегезнең дәрәҗәсен белергә һәм законнар өлкәсендәге иң актуаль мәсьәләләр буенча ориентлашырга мөмкинлек бирәчәк. Сезгә диктантны уңышлы язуыгызны телим!”, - диде ул.

Диктант язуда юристлар гына түгел, ә 14 яшьтән башлап теләгән һәркем катнаша ала. Аны язып бетергәч һәр катнашучы шәхси нәтиҗә белән диктант язу турында сертификат ала, шулай ук хаталар буенча мәгълүмат материалларына керә ала.

КФУ юридик факультетының 2 курс студенты мондый чараларны мөмкин кадәр еш үткәрергә кирәк дип саный. “Әлеге чара хокукый культура таралуны, хокукый агарту һәм хокукый нигилизмның зәгыйфьләнүен хуплый. Мондый чаралар бик мөһим һәм кирәк дип уйлыйм”, - диде ул.

Беренче диктант 2017 елда үтте һәм 55 меңнән артык катнашучыны җәлеп итте. Узган ел катнашучылар саны рекорд куйды һәм миллионга якынлашты.

Юридик диктантта катнашу өчен барлык теләүчеләр чакырыла! Хокукый диктантның рәсми сайты: https://юрдиктант.рф

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International