8 декабрьдә Казанда Юстиция министрлыгы I, II һәм III төркем инвалидларга, шулай ук инвалид балалар һәм аларның вәкилләре өчен түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасы үткәрәчәк.
Чара Халыкара инвалидлар көненә багышланган.
Түләүсез хокукый ярдәмне Татарстан Республикасы профильле министрлыклары, федераль органнар вәкилләре, нотариус һәм адвокатлар күрсәтәчәк.
Кабул итү вакыты - 13.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр.
Адрес: “Восхождение” инвалидларны реабилитацияләү үзәге (Казан шәһәре, Имәнлек урамы, 43В)