“Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы” ДКУ җитәкчесе Марс Фәтхуллин балигъ булмаган балалары булган, ә ата-аналары алимент түләүдән качып йөрүче гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү мәсьәләсе буенча бердәм кабул итү көнендә катнашты.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы бинасында узган уртак кабул итүдә республиканың халыкны социаль яклау органнары, суд приставлары-башкаручылар хезмәте, Татарстан Республикасында дәүләт хезмәт инспекциясе вәкилләре катнашты.
Кайбер намуссыз ата-аналарның алимент буенча бурычы 14 меңнән 500 мең сумга кадәр тәшкил итә. Мөрәҗәгать итүчеләрнең күпчелегенең керем өлеше дә бик түбән. Кайбер гаиләләрдә балалар өлкән опекуннар белән тәрбияләнә, пенсия күләме гаилә ихтыяҗларын минималь рәвештә генә канәгатьләндерә. Кабул итүдә күп балалы категориягә керүчеләр, шулай ук инвалид балалар тәрбияләүчеләр дә бар иде. Барлыгы 6 граждан кабул ителде, барлык сорауларга хокукый характердагы җаваплар бирелде.