Административ комиссияләр карарларын үтәү

2022 елның 7 декабре, чәршәмбе

Бүген министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә видеоконференция режимында 13 муниципаль административ комиссия һәм суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе вәкилләре белән эшлекле киңәшмә узды.

Киңәшмә барышында җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм контрольне гамәлгә ашыру мәсьәләләре бүлеге башлыгы Гөлнара Касыймова административ штрафлар түләтү буенча вазгыять турында сөйләде. Министр урынбасары тарафыннан Казан һәм Чаллы шәһәрләре, Биектау, Лениногорск, Лаеш районнары вәкилләре тыңланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International