Коррупциягә каршы юнәлешле конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләү

2022 елның 7 декабре, чәршәмбе

Бүген Казан Кремленең Вәкиллек корпусында Коррупциягә каршы юнәлештәге республика иҗади конкурсларында җиңүчеләрне һәм номинантларны бүләкләү булды, анда укучылар, студентлар, җәмәгатьчеләр, журналистлар катнашты.

 

Коррупциягә каршы юнәлештәге иҗади конкурслар укучыларга хокукый белем һәм коррупциягә каршы караш формалаштыру максатыннан үткәрелә. Быел конкурсларга 710 эш килде, алар - коррупциягә каршы темага багышланган плакатлар, аппликацияләр, видеороликлар, рәсемнәр.

 

Бүләкләү тантанасында Татарстан юстиция министры Рөстәм Заһидуллин сәламләү сүзе белән чыгыш ясады һәм барлык җиңүчеләргә һәм конкурсларда катнашучыларга яңа җиңүләр һәм коррупцияне профилактикалау кебек социаль өлкәдә эшләрендә уңышлар теләде.

 

“Яшь буынны коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыруда катнашуга җәлеп итү -дәүләтнең төп бурычларының берсе”, - диде министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International