Татарстан Республикасы Конституцион судында Татарстан Республикасы Хөкүмәте мәнфәгатьләрен яклау турында

2008 елның 17 сентябре, чәршәмбе
Бүген гражданка В.И.Краснованың, Татарстан Республикасында аерым категория гражданнарга торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидия-ташламалар бирү тәртибе һәм шартлары турында” 24 март 2006 елдагы 126 номерлы ТР Министрлар Кабинеты карары белән расланган, Татарстан Республикасында аерым категория гражданнарга торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидия-ташламалар бирү тәртибе һәм шартлары турында нигезләмәнең 3.1 пункты нигезендә үзенең конституцион хокук һәм иреге бозылуга шикаяте буенча Татарстан Республикасы Конституцион суды утырышы узды.
Судта Татарстан Республикасы Хөкүмәте мәнфәгатьләрен, ТР Министрлар Кабинеты йөкләмәсе буенча, ТР Юстиция министрлыгының ТР норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлеге җитәкчесе Э.М.Аверьянова яклады.
Гариза бирүче үзенең конституцион хокуклары бозылуын Нигезләмәнең дәгъвалана торган 3.1 пунктында ТР Министрлар Кабинеты хезмәттән файдалануның факттагы күрсәткечләре билгеләнгән нормативлардан арту очракларында субсидия-ташламаны исәпләүдә норматив әһәмияттән куллануны билгеләгән булуда күрә. Торак мәйданның факттагы зурлыгы торак мәйдан буенча социаль норманың билгеләнгән әһәмиятеннән артканда исәп-хисапта торак мәйданның факттагы зурлыгы кулланыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International