Казанда студентлар һәм яшь дәүләт хезмәткәрләре арасында коррупциягә каршы республика квизы узды. Җиңүче исеме өчен 8 команда көч сынашты.
Квиз уены биш турдан торды: катнашучылар рәсемнәрдә нәрсә шифрланганын, цитата яки фрагментныж нинди әсәрдән булуын һәм тарихтан берничә кызыклы фактны белделәр.
Җиңүче - Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының «Утомленные правом» командасы булды һәм төп приз — кубок алды!
Министрлык коллективы хезмәттәшләребезне чын күңелдән котлый һәм аларга киләчәктә дә уңышлар тели!