Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының конкурс комиссиясе утырышында

2008 елның 17 сентябре, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының конкурс комиссиясе утырышы узды. Казан шәһәре Вахитов районы җәмәгать судьясы аппараты 2 номерлы суд участогының суд утырышы сәркатибе Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вакант вазыйфасын биләүгә конкурста 3 кандидат катнашты.
Кандидатларны билгеләү нәтиҗәләре буенча комиссия карары белән Гарипова Лилия Рәшит кызы конкурста җиңде.
Казан шәһәре Вахитов районы җәмәгать судьясы аппаратының 4 номерлы суд участогы белгече Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вакант вазыйфасын биләүгә конкурста 5 кандидат катнашты: сайлау нәтиҗәләре буенча, тавыш бирүдә катнашкан конкурс комиссиясе әгъзаларының күпчелек тавышын алган Габдрахманова Эльза Фәрит кызы конкурста җиңүче дип табылды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының конкурс комиссиясе утырышында Казан шәһәре Идел буе районы җәмәгать судҗясы аппараты 1 номерлы суд участогы суд утырышы сәркатибе вакант вазыйфаны биләүгә конкурс нигезендә сайлап алулар буенча тавыш бирү уздырылды: конкурста 3 кеше катнашты.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, тавыш бирүдә катнашкан конкурс комиссиясе әгъзаларының күпчелек тавышын алган Алтынбаева Эльвира Зөфәр кызы җиңүче дип табылды.
Конкурс комиссиясе утырышында ТР Менделеевск районы җәмәгать судьялары аппараты 2 разрядлы белгеч вакант вазыйфаны биләүгә конкурс нигезендә сайлап алу буенча тавыш бирү уздырылды: конкурста 2 кандидат катнашты.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Худякова Екатерина Александровна, тавыш бирүдә катнашкан конкурс комиссиясе әгъзаларының күпчелек тавышын алып, конкурста җиңүче дип табылды.
ТР Яр Чаллы шәһәре җәмәгать судьясы аппаратының 16 номерлы суд участогы суд утырышы сәркатибе Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вакант вазыйфасын биләүгә конкурста 2 кеше катнашты. Кандидатларны билгеләү нәтиҗәләре буенча конкурста җиңүче булып Силантьева Елена Владимировна табылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International