Бүген «Коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә норматив хокукый җайга салу торышы» мәсьәләсе буенча Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Түбән Новгород өлкәсе буенча Баш идарәсе каршындагы Координация советы утырышы узды.
Утырышта коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә законнарны камилләштерү, норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү, коррупциягә каршы законнарны гамәлгә ашыру проблемалары һ. б. вәкаләтләрне гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды.
Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин «Татарстан Республикасында башкарма хакимият һәм җирле үзидарә органнарының нормалар иҗат итү эшчәнлегендә «Кодекс» автоматлаштырылган мәгълүмат системасын куллану тәҗрибәсе турында» доклад белән чыгыш ясады.
«Система хокукый базаны законнар үзгәрешләренә туры китергәндә башкарма хакимият һәм җирле үзидарә органнарына актив ярдәмче булды. Система тәкъдимнәре гавами хакимият органнарына актлардагы законнарга туры килмәүгә төгәл җавап бирергә һәм тиешле үзгәрешләр кертергә мөмкинлек бирә», - дип билгеләде министр.
Республика актларын тикшерү нәтиҗәләре буенча 2018 елдан 41 780 төбәк һәм муниципаль актта туры килмәү ачыкланган, 31 562 тәңгәл килмәү бетерелгән. Система мәгълүматларны үсә барган нәтиҗә белән формалаштыра. Җитешсезлекләрне бетерү проценты 1 декабрьгә 76% тәшкил итте.