Җирле үзидарә органнары белән киңәшмә

2022 елның 16 декабре, җомга

Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов “Кодекс” автоматлаштырылган мәгълүмат системасын куллану практикасы темасына җирле үзидарә органнары белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә үткәрде.

 

Җирле үзидарә һәм муниципаль регистр алып бару өлкәсендәге норматив хокукый эш бүлеге башлыгы Ралия Гарифуллина “Төбәк законнары аналитигы”АМСда җирле үзидарә органнарының агымдагы елның 11 аенда башкарган эшенә йомгак ясады.

 

Мөхәррәм Ибәтов Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре тарафыннан актлардагы “Кодекс” АМС ачыклаган законнарга туры килмәүләрне бетерүне анализлады.

 

Кире элемтә режимында Әгерҗе, Бөгелмә, Лаеш, Минзәлә, Тәтеш һәм Ютазы районнары вәкилләренең хисаплары тыңланды.

 

Чара йомгаклары буенча җаваплы затларга “Кодекс” мәгълүмат системасын нормалар иҗат итүдә куллану мәсьәләләре буенча киңәшләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International