Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының дәүләт хезмәте ветераннары советы утырышы узды.
Утырышта министрлыкның Ветераннар советы әгъзалары, Министрлык ветераннары, шулай ук Министрлыкның эшләр идарәчесе Наил Латыйпов, юстиция министры ярдәмчесе Илдус Хафизов, җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы – министрлыкның башлангыч профсоюз оешмасы рәисе Ксения Мартокина һәм кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге башлыгы Татьяна Латыева катнашты.
Ветераннар Советы рәисе Мөхәррәм Ибәтов ветераннар Советы Министрлыкның тату, бердәм коллективының аерылгысыз өлеше булуын ассызыклады. Ул Совет Юстиция министрлыгы ветераннарының хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча коллегиаль карарлар эшләү өчен гамәлгә куелганлыгын да искә алып үтте.
Утырыш барышында ветераннар Советының 2022 елның IV кварталындагы эш нәтиҗәләре, 2023 елга эш планы проекты турында фикер алыштылар.
Ветераннар Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы музеенда булдылар, шулай ук Министрлыкның барлыкка килү һәм үсеш тарихы турында фильм карадылар.