Татарстанда эксперименталь режимда “Бердәм дәүләт хокукый агарту һәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтү порталы” эшли башлады. Бу портал аша түләүсез мөрәҗәгать итә һәм оператив рәвештә хокукый ярдәм ала алачак республика халкы өчен зур әһәмияткә ия.
Портал ярдәмнең иң кирәкле төрен - гражданнарга телдән һәм язма рәвештә беренчел хокукый консультация бирүне тәэмин итәчәк. Социаль наем шартнамәсе буенча торакны ничек хосусыйлаштырырга икәнен белергә, законнардагы үзгәрешләрне күзәтеп торырга һәм башка бик күп очракларда хокукый документлар, гамәлдәге тәртип белән танышырга мөмкин булачак.
“Киләчәктә порталның функционалын киңәйтү планлаштырыла: гражданнарны видео һәм аудио кабул итү мөмкинлеге барлыкка киләчәк, бу аеруча сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен актуаль”, - дип хәбәр итте Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин.
Тулырак биредә.