Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы

2022 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

Әнәс Гатауллин рәислегендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды, анда Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов катнашты.

 

Утырышта Иҗтимагый советның 2022 елдагы эшенә йомгак ясалды һәм 2023 елга план буенча фикер алыштылар.

 

2022 елда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының 2015-2025 елларга коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча Программа чараларын үтәү нәтиҗәләре һәм 2022 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарында һәм җирле үзидарә органнарында коррупциягә каршы көрәш чараларын гамәлгә ашыру турында аналитик күзәтүне карау турында кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлегенең әйдәп баручы консультанты Алексей Мельников сөйләде.

 

“Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы” дәүләт казна учреждениесе эшчәнлеге турындагы доклад белән «Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы» ДКУ җитәкчесе Марс Фәтхуллин чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International