Республика Судьялары советы утырышы

2022 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

Судьялар советы утырышында 2022 елда республика җәмәгать судьялары эшчәнлеген матди-техник, оештыру-методик һәм финанс ягыннан тәэмин итү өлешендә Министрлыкның эш нәтиҗәләре турында юстиция министры Рөстәм Заһидуллин сөйләде.

 

Министрлык суд участоклары биналарында капиталь һәм агымдагы ремонт эшләрен дәвам итә. Агымдагы елда җәмәгать судьяларының 9 суд участогы бинасы ремонтланды. Объектларда архив бинасын оештыру, тәрәзәләрне, ишекләрне алыштыру, эчке коммуникацияләрне (җылыту, канализация, электр белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү системалары) ремонтлау, эчке гомумтөзелеш (бизәү) эшләре, керү юлларын ремонтлау кебек эшләр башкарылды.

 

Министр шулай ук ел саен Министрлык тарафыннан республиканың җәмәгать судьялары һәм аларның аппаратлары хезмәткәрләре өчен квалификация күтәрү курслары оештырылуын билгеләп үтте. Яңа кабул ителгән хезмәткәрләр өчен стажировка мәйданчыклары һәм суд департаменты идарәсе вәкилләрен җәлеп итеп укыту семинарлары үткәрелә. 2022 елда Татарстан Республикасының 40 җәмәгать судьясы һәм аларның аппаратларының 140 хезмәткәре квалификация күтәрү курслары узды, 9 яңа билгеләнгән җәмәгать судьясы һөнәри әзерлек узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International