Юстиция министры М.М.Корманов ТР Үзәк сайлау комиссиясе утырышында
2008 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе
Кичә Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов, ТР Үзәк сайлау комиссиясенең яңа состав әгъзасы буларак, ТР Үзәк сайлау комиссиясенең оештыру утырышында катнашты.
Татарстан Республикасы Президентының 2008 елның 10 сентябреннән Указы нигезендә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең яңа составы оешуын искә төшерик. Юстиция министры М.М.Корманов ТР Үзәк сайлау комиссиясенең үткән состав әгъзасы да булган күп булмаган кандидатларның берсе.
Кичәге оештыру утырышында яшерен тавыш бирү юлы белән Үзәк сайлау комиссиясе рәисе (А.А.Фомин), аның урынбасары (Р.М.Вахитова) һәм сәркатип (В.Н.Каменькова) сайланды.
Чара ТР Дәүләт Советы рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин, РФ Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары С.Вавилов, ТР Президент Аппараты җитәкчесе Ю.З.Камалтынов катнашында узды.