Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Суд приставлары федераль хезмәте Баш идарәсе һәм Казан шәһәре Башкарма комитетының административ комиссияләре эшчәнлеген оештыру идарәсе вәкилләре катнашында уртак ведомствоара киңәшмә уздырылды.
Киңәшмә барышында Казанның административ комиссияләре салган административ штрафларны түләттерүне оештыру, шулай ук җәзадан котылгысызлык принцибын тәэмин итү өлкәсендә ведомстволарның үзара хезмәттәшлегенең нәтиҗәлелеген арттыру, аерым алганда – административ штрафлар салу турындагы карарларны үтәү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.