Өлешләп төзүдә катнашучыларны яклау турында закон проекты Дәүләт Думасына кертелде

2008 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе
“Бердәм Россия”ле – депутатлар төркеме, өлешләп төзүдә катнашучылар хокукын яклау максатларында, Россиянең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертүне үз эченә алган закон проектын Дәүләт Думасына керттеләр дип хәбәр итә “Газета.ру”.
Документ, төзүчеләр тарафыннан килешүләр төзү өчен төзүдә өлешләп катнашу турында, шулай ук намуссыз төзүчеләр эшчәнлегеннән зыян күргән кешеләр проблемасын хәл итү буенча шартлар тудыруга юнәлдерелгән, кызыксындыру һәм административ характердагы чаралар комплексын тәкъдим итә.
Закон проекты гражданнарның матди чараларын җәлеп иткән барлык төр килешүләр (баштагы килешүләрне дә кертеп) федераль закон кысаларында калуны җайлау темасын тәгаенли.
Бер үк вакытта һәр гражданның матди чарасын җәлеп иткән өчен (яки “соры схема”дан файдаланган өчен), федераль закон белән каралмаган тәртиптә, вазыйфаи затларга 20 меңнән 50 мең сумга кадәр, юридик затларга 500 меңнән 1 млн.сумга кадәр күләмдәге штраф формасында административ җаваплылык билгеләнә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International