Төбәкләр торак коммуналь хуҗалык хезмәтләренә бәяне үзләре билгеләү хокукына ия булды

2008 елның 19 сентябре, җомга
РФ Хөкүмәте, Тарифлар буенча федераль хезмәт турында нигезләмәгә үзгәрешләр кертте, аның нигезендә ведомствоны төбәкләрдәге торак коммуналь хуҗалык хезмәтләренә иң чик тариф индексларын билгеләү хокукыннан азат итте. Бу хакта 12 сентябрь 2008 елдагы 669 номерлы карарны РФ Хөкүмәте рәисе В.В.Путин имзалады.
Документ нигезендә, Тарифлар буенча федераль хезмәт компетенциясеннән су белән тәэмин итү өлкәсендә, каты көнкүреш калдыкларын үтилләштерү (күмү) объектларында файдаланылучы коммуналь инфраструктура системаларын эксплуатацияләү эшен башкаручы коммуналь оешмаларның товар һәм хезмәтләренә тарифлар раслау буенча вәкаләтләр алынган. Шулай ук Тарифлар буенча федераль хезмәт вәкаләтләреннән РФ төбәкләре буенча гражданнарның торак биналар өчен түләү күләме үзгәрүнең иң чик индексларын раслау хокукы да алынган.
Үзгәрешләр Тарифлар буенча федераль хезмәт турында нигезләмәне 2007 елның октябрендә кабул ителгән закон белән тәңгәлләштерүгә юнәлтелгән. Әлеге закон гражданнарның торак биналар өчен түләү күләме үзгәрүнең иң чик индексларын билгеләү вәкаләтләрен 2008 елның 1 гыйнварыннан РФ төбәкләренә тапшырды. Гражданнарның РФ төбәкләре дәрәҗәсендә торак коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләве 2012 елга кадәр алып барылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International