Зеленодольскта гражданнарны кабул итү

2023 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

«Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы» ДКУ җитәкчесе Марс Фаткуллин еллык эш планы нигезендә Зеленодольскта түләүсез юридик ярдәм күрсәтү мәсьәләсе буенча гражданнарны күчмә кабул итү чарасын үткәрде.

Зеленодольск муниципаль районы администрациясе бинасында узган уртак кабул итүдә Яшел Үзән шәһәр прокуроры, районның социаль яклау органнары вәкилләре, адвокат, нотариус, суд приставлары-башкаручылар, салым хезмәте, Росреестр вәкилләре катнашты.

Кредит бурычларын түләү, банкротлык, милеккә хокукларны рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча районның 10 кешесе кабул ителде.

Бирелгщн барлык сорауларга хокукый характердагы тулы җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International