Балык Бистәсе районында күчмә чара

2023 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

 Министрлык хезмәткәрләре Балык Бистәсе муниципаль районы җирле үзидарә органнары тарафыннан муниципаль районга керүче җирлекләрдән Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистрын алып бару өчен кирәкле мәгълүмат җыю буенча дәүләт вәкаләтләрен башкаруны өйрәнү буенча күчмә чара үткәрделәр.

Чара барышында Балык Бистәсе муниципаль районының кадрлар хезмәте хезмәткәрләренә “Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү”  дәүләт программасы чараларын үтәү мәсьәләләре буенча хокукый ярдәм күрсәтелде.

Җирле үзидарә органнарының җаваплы затлары белән проблемалы мәсьәләләр тикшерелде, дәүләт вәкаләтләрен башкарганда эш нәтиҗәлелеген арттыру максатында тәкъдимнәр әйтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International