Суд эшләрен башкаруны программалы тәэмин итү турында
2008 елның 19 сентябре, җомга
“Татарстан Республикасында мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләрне үстерү һәм файдалану (Электрон Татарстан)” 2008-2010 еллар” республика максатчан программасы чаралары исемлеге нигезендә, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы “Җәмәгать судьялары” мәгълүмат системасын булдыру өчен җаваплы.
Әлеге чара Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларының суд участокларында граждан, җинаять эшләре һәм административ хокук бозулар буенча суд эшләрен башкаруны, эшнең керү һәм аның каралу вакытыннан алып, эшне архивка күчергән һәм аның киләчәктә саклану һәм юк ителү вакытына кадәр барлык цикл буенча суд эшләрен башкаруны автоматлаштырылган рәвештә алып баруны тәэмин иткән махсуслашкан программалы тәэмин ителеш кертүне күзаллый, шул рәвешле, махсуслашкан программалы тәэмин ителешне кертү суд эшләрен башкару процессының нәтиҗәлелеген күтәрү мөмкинлеге бирәчәк.
Хәзерге вакытта ТР Юстиция министрлыгы проектка суд эшләрен башкаруны махсуслашкан программалы тәэмин ителеш кертү буенча техник таләпләр эшләүне башкара, һәм, шулай ук, аның “Мәхкәмә” Россия Федерациясе Дәүләт автоматлаштырылган системасына керү мөмкинлекләрен карый.
2008 елның 18 сентябрендә ТР Юстиция министрлыгында “Электрон Татарстан (2008-2010 еллар)” чарасы кысаларында “Җәмәгать судьялары” мәгълүмат системасын булдыру өчен программалы продукт таләпләрен эшләүне тикшергән киңәшмә узды.
Киңәшмәдә ТР Юстиция министрлыгы, “Татарстан Республикасы Мәгълүмат технологияләре үзәге” ДУ һәм РФның Татарстан Республикасындагы Суд департаменты идарәсе вәкилләре катнашты.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча яңа тәэмин ителеш сатып алу һәм аны 2009 ел барышында ТР җәмәгать судьялары участокларында кертү турында карар кабул ителде.