2022 елгы эш йомгаклары буенча Татарстан Республикасы судьялары киңәшмәсе

2023 елның 3 феврале, җомга

Татарстан Республикасы юстиция министры Татарстан Республикасы Судьяларының  Казанның Совет район судында 2022 елгы эш нәтиҗәләре буенча узган киңәшмәсендә катнашты.

Киңәшмәдә докладлар белән Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов чыгыш ясады.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов киңәшмә барышында җәмәгать судьялары тарафыннан электрон сервисларны куллану өлкәсен киңәйтү темасына аерым тукталды.

 Исегезгә төшерәбез, Татарстан Юстиция министрлыгы җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыра һәм матди-техник яктан тәэмин итә. Җәмәгать юстициясенең цифрлы трансформациясе гражданнарның судлар белән хезмәттәшлеген гадиләштерү өчен Юстиция министрлыгы тарафыннан алып барыла.

2022 елда «Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларының Интернет-порталы» модернизацияләнде, ул заманча дизайн һәм яңа функционал алды. Порталның төп яңалыгы - җәмәгать судьяларына дәгъва гаризаларын, шикаятьләрне электрон рәвештә бирергә мөмкинлек бирүче сервис. 1 октябрьдән җәмәгать судьялары суд участокларына 6647 гариза бирелгән, шуларның 5082се юридик затлардан һәм 1565е физик затлардан, ә порталдан 4670 гариза бирүче файдаланган.

 Президент шулай ук җәмәгать судьялары аппаратларында кадрларның еш алышынуына аерым игътибар бирде. 2022 елда хезмәткәрләрнең 36% эштән киткән. Юстиция министрлыгы кадрлар кытлыгын киметү эшен дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International