Рөстәм Заһидуллин Алабуга районында яшәүче гражданнар җыеннарында катнашуын дәвам итә

2023 елның 7 феврале, сишәмбе

Татарстан юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Алабуга районы Юстиция министрлыгы карамагындагы гражданнар җыеннарында катнашуын дәвам итә. Министр Алабуга районының Поспелово һәм Олы Качык авыл җирлекләрендә яшәүчеләр белән очрашты. Ул гражданнарга республикада социаль әһәмияткә ия программаларны, шулай ук мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт өлкәсенең мөһим инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру турында сөйләде.

Визит барышында Рөстәм Заһидуллин Зур Качык авылында фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасында катнашты.

Рөстәм Илдус улы, халыкны яңа сәламәтлек саклау учреждениесе ачылу белән котлап, бүген медицина ярдәме һәм профилактика авыл халкы өчен көннән-көн уңайлырак була бара, дип билгеләп үтте. Хәзер халык, авылдан чыкмыйча гына, беренчел этапта ук квалификацияле медицина ярдәме ала алачак.

 Яңа ФАП халыкка беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү буенча республика программасы кысаларында төзелгән, 10 ел эчендә 606 яңа Фап төзелгән.

 “Сезне котлыйм һәм ул җирле халыкның сәламәтлеген саклауга һәм ныгытуга яхшы хезмәт итәр дип ышанам. Барыгызга да ныклы сәламәтлек телим һәм табибларга бары тик профилактик максатларда гына мөрәҗәгать итүегезне телим”, - дип чыгышын тәмамлады министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International