Министрлыкта Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты дәүләт хезмәткәрләрен аттестацияләү буенча аттестация комиссиясе утырышы узды.
Тавыш бирү йомгаклары буенча комиссия карары белән 8 аттестацияләнүче дәүләт граждан хезмәтенең биләгән вазыйфаларына туры килә дип танылды, 2 аттестацияләнүче – дәүләт граждан хезмәтенең биләгән вазыйфасына туры килә һәм вазыйфаи үсеш тәртибендә дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләү өчен кадрлар резервына кертергә тәкъдим ителде, 1 аттестацияләнүче – өстәмә һөнәри белем алу шарты белән дәүләт граждан хезмәтенең биләгән вазыйфасына туры килә дип танылды.
Комиссия утырышында бәйсез эксперт сыйфатында Кәлимуллин Илһам Ислам улы – Татарстан Республикасы Казан шәһәре Вахитов суд районы буенча 5 нче суд участогы җәмәгать судьясы катнашты.