Татарстан Дәүләт бюросы җитәкчесе Марс Фаткуллин ата-аналары алимент түләүдән качып йөрүче балалар булган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү мәсьәләсе буенча ай саен уздырыла торган бердәм кабул итү көнендә катнашты.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова җитәкчелегендә узган уртак кабул итүдә шулай ук суд приставлары-башкаручылар хезмәте, Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы аппараты һәм «Ак Барс Созидание» Хәйрия фонды вәкилләре катнашты.
Белгечләр мөрәҗәгать иткән барлык 4 кешегә дә алимент түләүләрен түләттерү мәсьәләләре буенча консультация бирделәр.