Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү комитетының Экспертлар советы утырышы

2023 елның 8 феврале, чәршәмбе

Татарстан Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү комитетының Экспертлар советы утырышы узды, анда Татарстан Республикасы законнарының түбәндәге проектларын карадылар:

1. “Татарстан Республикасында гражданнарның җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлар уздыруга хокукларын гамәлгә ашыру шартларын тәэмин итү турында” Татарстан Республикасы Законының 6 һәм 12 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында”;

2. "Татарстан Республикасы Экология кодексының  135⁵  статьясына үзгәреш кертү турында”;

3.  “Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында” Татарстан Республикасы Законының 13 статьясына үзгәрешләр кертү хакында”;

4. “Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексына үзгәрешләр кертү хакында”.

Утырыш нәтиҗәләре буенча барлык закон проектлары да Экспертлар советы әгъзалары тарафыннан хупланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International