Татарстан Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре “Россия чаңгы юлы” - 41 Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышында катнаштылар

2023 елның 11 феврале, шимбә

Бүген Мирный биатлон чаңгы комплексы территориясендә “Россия чаңгы юлы — 2023” Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышы узды. Быел ярыш 41 нче тапкыр үткәрелә.

Гадәттәгечә, чарада Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре катнашты. Хезмәттәшләренә рухи яктан ярдәм итәргә Министрлыкның күп кенә хезмәткәрләре килгән иде.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Республикада уздырыла торган спорт чараларында даими катнашучылар булып торалар.

“Мин, шәхсән, спорт - тормыш дип саныйм, мондый ярышларда катнашырга, спорт-массакүләм эшкә булышлык күрсәтергә кирәк.  Узган ел да, быел да бик теләп катнаштым, алга таба да катнашачакмын”,  - диде җирле үзидарә һәм Юстиция министрлыгының муниципаль регистрын алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлегенең әйдәп баручы консультанты Семен Сметанин.

Спортчыларыбызга һәм җанатарларыбызга актив катнашулары өчен рәхмәт белдерәбез һәм спорт рухын югалтмауларын телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International