Юстиция министрлыгы командасы “Милләтләр кроссы – 2008” йөгерүендә

2008 елның 22 сентябре, дүшәмбе
Республикада “Милләтләр кроссы – 2008” бөтенроссия йөгерү көне узды. ТР Яшьләр эшләре буенча, спорт һәм туризм министрлыгы хәбәр иткәнчә,быел “Милләтләр кроссы”нда Татарстан башкаласында гына 20 меңнән артык шәһәр кешесе катнашкан. Бөтен республика буенча акциядә катнашучылар саны 140 мең кешегә якын.
“Милләтләр кроссы” – бу масштаблы чара республика халкы өчен чын спорт бәйрәменә һәм Россиянең спорт тарихында массакүләм спорт чараларының берсенә әверелде.
Йөгерүне һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга үз өлешен министр М.М.Корманов җитәкчелегендә ТР Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре дә кертте. Теләк белдерүчеләр байтак иде. Кемгәдер номер сугылган футболкалар да җитмәде. Республиканың төрле ведомство хезмәткәрләре белән бергә Юстиция министрлыгы командасы 4000 метр озынлыкка йөгерүдә, ә министрлык җитәкчесе – Казанда 2013 елның Бөтендөнья Универсиадасы уздыруны хуплау йөзеннән, 2013 метр дистанциягә VIP-йөгерүдә катнашты.
Кросста, Татарстан Республикасында Гаилә елына багышланган, гаилә белән йөгерүгә дә старт бирелгән иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International