Бүген Министрлыкта республиканың Менделеевск районы авыл җирлекләре башлыкларын видео аша кабул итү үткәрелде.
Чара министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә узды.
Чарада Менделеевск муниципаль районы башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева, Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитетының юридик бүлеге башлыгы Елена Царева, Менделеевск муниципаль районы составына керүче авыл җирлекләре башлыклары, шулай ук Министрлык хезмәткәрләре катнашты.
Җирле үзидарә органнарына хокукый консультацион-методик ярдәм бүлеге башлыгы Майя Пашкова катнашучыларга законнардагы иң әһәмиятле үзгәрешләр, аерым алганда, мөлкәт, җир, торак мәсьәләләренә, гражданнарның аерым категорияләрен социаль яклауга кагылышлы һәм башка өлкәләрдәге үзгәрешләр турында мәгълүмат бирде.
Җирле үзидарә һәм муниципаль регистр алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы урынбасары Илсөя Хисамова Менделеевск районы җирле үзидарә органнарының актларны муниципаль регистрга җибәрү һәм аларны законнарга туры китерү өлешендәге эше турында сөйләде.
Территориаль оештыру һәм җирле үзидарә өлкәсендә контрольне гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе Гөлнара Касыймова административ җаваплылыкка, мөлкәти булмаган характердагы таләпләрне җәлеп итү һәм суд карарларын үтәү турында беркетмәләр төзү буенча тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру мәсьәләсенә кагылды.