Россия Федерациясе Хөкүмәтенең “Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның рәсми статистик исәбенн оештыру турында” 2012 елның 25 июнендәге 633 номерлы карарын үтәү йөзеннән 2023 елда “Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешма эшчәнлеге турында мәгълүматлар” 1-СЮКБО номерлы формасы буенча статистик күзәтү дәвам итә (еллык).
Мәгълүматларны “Коммерцияле булмаган оешмалар турында” 1996 елның 12 гыйнварындагы 7-ФЗ номерлы Федераль законда каралган коммерциячел булмаган оешмалар рәвешендә төзелгән социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар булып торучы юридик затлар тапшыра (дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр, дәүләт корпорацияләре, дәүләт компанияләре, сәяси партияләр булган иҗтимагый берләшмәләрдән, гамәлгә куючылары дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары булган коммерцияле булмаган оешмалардан тыш).
Росстатның 2022 елның 29 июлендәге 536 номерлы боерыгы белән расланган 1-СОНКО формалы бланкы Интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Росстатның рәсми сайтында электрон рәвештә урнаштырылган: rosstat.gov.ru / Респондентларга/ Федераль статистик күзәтү формалары һәм бухгалтерлык (финанс) отчет формалары / Статистик күзәтү формалары альбомы.
2023 елның 1 апреленә кадәр Дәүләт статистикасы органнарына 1-СОНКО формасы буенча хисап тапшыру вакыты. Исәп - хисап Росстатның 2022 елның 29 июлендәге 536 номерлы боерыгы белән расланган яңа бланкларда гына бирелә, актуаль XML-шаблон интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә түбәндәге адрес буенча урнаштырылган: https://websbor.gks.ru/online/info