Бүген Алабугада Алабуга муниципаль районы Советының X хисап сессиясе узды. Анда Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Леонид Барышев катнашты.
Утырыш алдыннан кунаклар «Барс» яшьләр үзәгенең капиталь ремонттан соң эшчәнлеге, шулай ук мобилизацияләнгән затларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү белән шөгыльләнүче волонтерлык үзәге эшчәнлеге белән таныштылар. Моннан тыш, «Адымнар» торак комплексында күпфатирлы йортта яшәүчеләргә ачкычлар тапшыру тантанасы булды.
Хисап сессиясе барышында Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев Алабуга муниципаль районының 2022 елгы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2023 елга бурычлары турында сөйләде.