Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларының суд участоклары хәзер «ВКонтакте»да бар

2023 елның 22 феврале, чәршәмбе

Федераль законга кертелгән үзгәрешләр нигезендә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары суд участокларының «ВКонтакте» социаль челтәрендә рәсми битләре барлыкка килде.

Җәмәгать судларының рәсми битләрендә белешмә һәм элемтә өчен мәгълүмат (рәсми сайтка сылтама, адрес, телефон номерлары, алар буенча белешмә характерындагы мәгълүмат, эш режимы турында мәгълүмат), документларны электрон рәвештә тапшыру тәртибе турында мәгълүмат һәм башка файдалы мәгълүмат урнаштырылган.

 «ВКонтакте» социаль челтәрендә сезне кызыксындырган суд участогын әлеге сылтама буенча табарга мөмкин https://vk.com/mirsud.tatarstan?w=wall-217042559_4

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International