ТР Юстиция министрлыгында Экспертлар советы утырышы

2008 елның 22 сентябре, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында ТР юстиция министры М.М.Корманов рәислегендә Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координация комитетының Экспертлар советы утырышы узды. Экспертлар советының көн тәртибенә 12 мәсьәлә кертелгән иде.
Экспертлар советы әгъзалары Татарстан Республикасының Түбән Кама, Кама Тамагы, Югары Ослан, Кайбыч, Тукай муниципаль районнары территорияләре чикләрен үзгәртү турында, шулай ук Әлмәт, Алабуга һәм Питрәч муниципаль районнары җирле үзидарә органнарының мөлкәт йөкләмәләре буенча тапшыру (бүлү) актларын раслау турында Татарстан Республикасы закон проектларын карадылар.
“Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында”, “Татарстан Республикасында инвестицион эшчәнлек турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында”, “Татарстан Республикасының аерым закон актларын (закон актлары нигезләмәләрен) көчен югалткан дип тану турында” закон проектлары тикшерелде. Закон проектлары буенча фикер алышу нәтиҗәләре буенча, аларны Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координация комитеты утырышында тикшерергә җибәрү турында карар кабул ителде.
“Наркомания, токсикомания һәм психоактив матдәләрнең законсыз әйләнешен профилактикалау турында” ТР закон проекты эшләп бетерүгә җибәрелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International