Бүген регион белән идарә итү үзәгендә “Татарстанда юристлар ярдәмен ничек бушлай алырга?” дигән темага туры эфир үтте. Юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов спикер сыйфатында чыгыш ясады.
Туры эфир барышында түләүсез юридик ярдәмне ничек алу һәм ничек итеп адвокат хезмәтләреннән тулысынча бушлай файдаланырга мөмкин булуы турында фикер алыштылар, Татарстан Республикасында гражданнарның түләүсез юридик ярдәм алу тәртибе һәм урыннары турында сөйләштеләр.
Туры эфир язмасын монда карарга мөмкин.