“2015-2025 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларын үтәү мәсьәләсе буенча эшлекле киңәшмә

2023 елның 1 марты, чәршәмбе

Министрлыкта “2015-2025 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларын үтәү мәсьәләсе буенча эшлекле киңәшмә узды.

Киңәшмә барышында Татарстан Республикасы Рәисенең коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Хокук идарәсе вәкилләре, шулай ук Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары вәкилләре чыгыш ясады.

Программа чараларының нәтиҗәлелеге күрсәткечләрен яңадан карап чыгу һәм программаны яңа чаралар белән тулыландыру кирәклеге турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International