Президент Яшьләр елын уздыру турында указ имзалады

2008 елның 23 сентябре, сишәмбе
Россия Президенты Дмитрий Медведев 2009 елда “Россия Федерациясендә Яшьләр елын уздыру турында” Указ имзалады.
Указда әйтелгәнчә, Яшьләр елы “яшьләрнең иҗади, фәнни һәм һөнәри потенциалын үстерү, илдә барган социаль-икътисадый үзгәртеп корулар уздырырга актив рәвештә җәлеп итү, яшь кешеләрдә патриотлык хисләре һәм граждан җаваплылыгы тәрбияләү максатларында” уздырыла.
Президент РФ Хөкүмәтенә Россия Федерациясендә Яшьләр елы уздыру буенча оештыру комитеты төзергә һәм аның составын расларга; Россия Федерациясендә Яшьләр елы уздыру буенча чаралар планын расларга кушты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International