Казанда ТР Дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы старт алды

2023 елның 6 марты, дүшәмбе

Мирный бистәсенең чаңгы-биатлон комплексы базасында Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары хезмәткәрләре арасында Спартакиада чаңгы ярышлары белән башланып китте.

Ярышларда 22 команда катнашты. ТР Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре чаңгы ярышларында актив катнаштылар һәм команда рухы, лаеклы нәтиҗә күрсәтеп, җиңүгә омтылыш күрсәттеләр!

Спортның 9 төре буенча ярышлар Казанның төрле спорт объектларында узачак һәм декабрьдә волейбол буенча турнир белән тәмамланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International