К(И)ФУ юридик факультеты студентлары Татарстан Юстиция министрлыгы музеенда булдылар

2023 елның 7 марты, сишәмбе

Бүген Казан федераль университетының юридик факультеты студентлары Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы музеенда булдылар.

Музей кунакларын җирле үзидарә һәм муниципаль регистрны алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы Ралия Гарифуллина сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан Юстиция министрлыгы һәм аның җитәкчеләре эшчәнлеге турында җыелган материаллар коллекциясе музей экспозициясенең төп тематикасын билгели.

Республиканың Юстиция министрлыгы тарихы яшьләр өчен һәрвакыт кызыклы. Бирегә студент-практикантлар, аңа яшь белгечләр, ветераннар килә.

Хәзерге вакытта музейда узган еллар атмосферасын тудыручы 84 экспонат тәкъдим ителгән. Киләчәктә күргәзмә коллекциясен экспонатлар һәм архив документлары белән тулыландыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International