2023 елның 13 мартындаТатарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс игълан ителә: оештыру эше һәм документлар әйләнеше бүлеге башлыгы.
Вакантлы вазыйфа турында тулырак мәгълүмат “Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар составы белән идарә итүнең бердәм мәгълүмат системасы” федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында урнаштырылган.
Конкурста катнашу өчен гаризаларны кирәкле документлар белән 2023 елның 3 апреленә кадәр конкурс комиссиясе секретаре кабул итә: Казан шәһәре, Кремль урамы, 16 йорт, 109 каб., тел.222-60-32, 222-60-27.
Конкурс комиссиясе утырышы 2023 елның 20 апрелендә (якынча) узачак.
Конкурс үткәргәндә конкурс комиссиясе кандидатларны Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс үткәрү (кадрлар резервына кертү) турында Татарстан Республикасы юстиция министрының Татарстан Республикасы юстиция министрының 2020 елның 26 декабрендәге 157од номерлы боерыгы белән расланган “Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс үткәрү (кадрлар резервына кертү) турында” нигезләмәдә каралган тест нәтиҗәләре һәм индивидуаль әңгәмә нәтиҗәләре нигезендә бәяли.
Тестларга әзерләнү өчен кандидат “Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар составы белән идарә итүнең бердәм мәгълүмат системасы” федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында үзенең һөнәри дәрәҗәсен мөстәкыйль бәяләү өчен конкурс кысаларыннан тыш алдан тест үтә ала.