Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координация комитеты утырышы

2008 елның 23 сентябре, сишәмбе
Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.Ф.Моратов рәислегендә Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координация комитеты утырышы узды.
Комитетның көн тәртибенә Эксперт советның хокукый экспертизасын үткән 11 закон проекты, шул исәптән, Түбән Кама, Кама Тамагы, Югары Ослан, Кайбыч, Тукай муниципаль районнары территорияләре чикләрен үзгәртү турында, шулай ук Әлмәт, Алабуга һәм Питрәч муниципаль районнары җирле үзидарә органнарының мөлкәт йөкләмәләре буенча тапшыру (бүлү) актларын раслау турында Татарстан Республикасы закон проектлары кертелде.
Моннан тыш, комитет әгъзалары “Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында”, “Татарстан Республикасында инвестицион эшчәнлек турында”, “Татарстан Республикасының аерым закон актларын (закон актлары нигезләмәләрен) көчен югалткан дип тану турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү турында” ТР закон проектларын тикшерделәр.
Барлык закон проектлары Ведомствоара комитет әгъзалары белән хупланды һәм ТР Министрлар Кабинетына җибәрү өчен тәкъдим ителде.
Шуннан соң икътисад өлкәсендә административ хокук бозулар турында белешмәләр тәкъдим итү вакыты турында Татарстан Республикасының социаль-икътисадый мониторинг буенча комитеты рәисе В.П.Кандилов мәгълүматы тыңланды. Әлеге белешмәдә, Ведомствоара координация комитетының 7.06.2007 елдагы карары белән, билгеләнгән квартал саен мәгълүмат тәкүдим итү вакытын башка вакыт - яртыеллыкка үзгәртү кирәклеге ассызыкланган иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International