Беренче сыйныф укучылары өстеннән тәҗрибә

2008 елның 24 сентябре, чәршәмбе
РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы белем алу өлкәсендә чираттагы тәҗрибәсен әзерләде. Хәзер ата-аналар мәктәп һәм муниципалитет белән килешү төзи һәм, кирәк булган очракта, суд аша балалары өчен лаеклы уку шартларын таләп итә алалар.
Тәҗрибә икенче буын яңа укыту стандартын сынап карау кысаларында Россиянең 14 төбәгендә: Калининград, Ленинград, Мәскәү, Ярославль, Ростов, Оренбург, Чиләбе, Омск һәм Новосибирск өлкәләрендә, Ставрополь краенда, Дагыстан, Татарстан, Якутия һәм Ямал-Ненец автономияле округында уздырыла.
Әлеге стандартны сынап карау өчен Федерациянең һәр федераль округыннан икешәр субъект алырга һәм аеруча башка төбәкләргә үрнәк булырлык төбәкләргә әһәмият бирергә карар кабул ителде.
Үз чиратында, һәр төбәк тәҗрибәдә катнашу өчен төрле типтагы мәктәпләрнең 10 % ын сайлап алырга тиеш: лицейлар, гимназияләр, шәһәр, авыл, поселок, аз комплектлы мәктәпләр һ.б.
Өчьяклы килешүләр төзү (мәктәп, ата-аналар һәм муниципаль берәмлек арасында) 2010 елның 1 сентябренә планлаштырылган яңа укыту стандартларын илкүләм кертү алдыннан сынап карарга кирәк булган яңалыкларның берсе булып тора. Шул ук вакытта, белгечләр яңа өчьяклы килешүнең хокукый яктан аерымланмавын билгелиләр. Һәрхәлдә, тәҗрибәдә катнашучы кайбер төбәкләрдә беренче сыйныф укучыларының ата-аналары белән мондый килешүләр төзергә бик ашыкмыйлар. Interfax-Russia.ru га Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгында өчьяклы килешүләр төзү турында мәгълүматларның аларга әле килмәве турында хәбәр иттеләр һәм муниципаль районнарның мәгариф идарәләренә мөрәҗәгать итәргә киңәш бирделәр.
Казанның мәгариф идарәсе мондый килешүләр төзелү очраклары турында шулай ук хәбәрдар түгел, әмма тәҗрибәдә катнашудан баш тартмый. “Уку елы әле башланды гына,- дип хәбәр итте Interfax-Russia.ru га шәһәр мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Наталья Гречанникова. - Өчьяклы килешүләрнең нинди төрдә төзеләчәге турында безгә билгеләнергә һәм үз позициябезне тәҗрибәдә катнашучы уку йортларына җиткерергә кирәк”. Моннан тыш, Мәгариф министрлыгыннан гамәлдәге законнарга кирәк булган төзәтмәләр кертү кирәк булачак. Мәгариф турында закон иҗтимагый килешүне кире какмый һәм мәгариф учреждениесе, ата-аналар һәм муниципалитет арасында мондый килешү хәзер үк төзелә ала, ләкин, шул ук вакытта, экспертлар хокукый регламентация булмау аны гамәлгә ашыруның легитимлыгын шик астына куя дип саныйлар. Нәкъ шуңа күрә, өчьяклы килешүләр төзү гамәлен илкүләм керткәнче, белгечләр аны аерым уку йортларында сынап карарга телиләр, әмма, соңгыларының бу тәҗрибәдә катнашырга бик атлыгып тормаулары күренә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International