ТР Юстиция министрлыгының конкурс комиссиясе утырышы
2008 елның 24 сентябре, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләп торуга конкурс комиссиясе утырышы узды.
Конкурс комиссиясе утырышында ТР Яңа Чишмә районы җәмәгать судьясы аппаратының 2 разрядлы белгече вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурслы сайлап алу буенча тавыш бирү уздырылды. Конкурста 2 кандидат катнашты.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча конкурс комиссиясенең тавыш бирүдә катнашкан әгъзаларының күпчелек тавышын алган Әдиева Рәзинә Равил кызы конкурста җиңүче дип табылды.
ТР Яңа Чишмә районы җәмәгатҗ судьясы аппаратының 2 разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурста 2 кандидат катнашты.
Кандидатларны билгеләү нәтиҗәләре буенча, комиссия карары белән Ерохина Валентина Вячеславовна конкурс комиссиясенең тавыш бирүдә катнашкан әгъзаларының күпчелек тавышын алды һәм конкурста җиңүче дип табылды.