Пенсия тупланмаларын финанслашу турында закон 1 октябрьдән үз көченә керә

2008 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе
“2008 елның 1 октябреннән пенсия тупланмаларын финанслашу турында закон старт ала. Гражданнар ирекле пенсия кертемнәре туплау турында мөстәкыйль рәвештә карар кабул итү мөмкинлеген алалар. Һәм 1 октябрьдән гражданнар ирекле пенсия кертемнәрен туплау хокукы алу өчен эш бирүчегә яки Пенсия фонды бүлекчәләренә гариза бирә алалар”,-дип хәбәр итте РФ сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры Татьяна Голикова хөкүмәт президиумы утырышында.
Ирекле системага керү вакыты 2008 елның 1 октябреннән 2013 елның 1 октябренә кадәр билгеләнгән. Әлеге периодта гражданнар ирекле пенсия системасына керсәләр, дәүләт 10 ел дәвамында бу тупланмаларны финанслашу эшен Милли тотрыклылык фонды чаралары исәбеннән гамәлгә ашыруны тәэмин итәчәк.
Гражданнарның тупланма счетларына акча чараларын турыдан-туры күчерү 2009 елның гыйнварыннан гамәлгә ашырылачак. Дәүләт тарафыннан өстәп түләү гамәлгә ашсын өчен граждан кертергә тиешле иң аз түләү күләме елына 2 мең сум тәшкил итә. Дәүләт тарафыннан иң күп өстәп түләү күләме 12 мең сум тәшкил итә. Гражданин стаж эшләп алган һәм, шуңа карамастан, пенсия яше җиткәч тә эшләвен дәвам итсә, дәүләтнең өстәп түләү күләме 12 меңнән 48 мең сумга кадәр арта. Моннан тыш, закон гражданинга ирекле системада катнашу хокукы гына бирми, үзләренең гражданнары өчен ирекле түләүләрне тормышка ашырырга әзер булсалар, эш бирүчеләрнең бу юнәлештә булган эшчәнлеген хуплый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International