РФ Генераль прокуратурасы ришвәтчеләрнең чит илләрдә булган милкен ачыклаячак, хәтта ул башка затларга рәсмиләштерелгән булса да

2008 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе
Чәршәмбе көнне РФ Генераль прокуроры Юрий Чайка журналистларга: “Генераль прокуратура ришвәтчеләрнең чит илләрдәге законсыз табылган милкен эзләү буенча чаралар күрәчәк”, - дип белдерде.
“Без чит илләрдәге законсыз табылган милекне эзләп табу өчен барлык мөмкинлекләрдән файдаланабыз, хәтта ул башка затларга рәсмиләштерелгән булса да”, - дип ассызыклады Ю.Чайка.
Генераль прокурор законсыз табылган милекне эзләү буенча эшне гамәлгә ашыру өчен төрле хезмәтләрнең мөмкинлекләрен, шул исәптән, Тышкы разведка хезмәтләрен җәлеп итү турында билгеләп үтте.
Ю.Чайка Генераль прокуратурага киләсе елның беренче яртыеллыгында дәүләт милкен максатчан куллануны тикшерү йөкләнгән булуы хакында да хәбәр итте.
“Без законсыз табылган һәм законсыз хосусыйлаштырылган милекне (законлы хуҗаларына – ИФ) кайтару өчен бөтен чараларны да күрәчәкбез”, - дип ассызыклады Ю.Чайка.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International