Милли проектлар 2009 елдан дәүләт программалары буларак эшли башлаячак

2008 елның 26 сентябре, җомга
Чәршәмбе көнне вице-премьер Александр Жуков Милли проектлар буенча совет утырышы нәтиҗәләре буенча болай дип белдерде: “Россия Федерациясендә милли проектлар 2009 елда гамәлгә ашырыла башлаячак дәүләт программасы формасын алачак.
Без дәүләт программаларында сәламәтлек саклауны, мәгарифне, торак төзелешен, авыл хуҗалыгын үстерү, милли проектлар үсешенә китерә торган, үзен аклаучы, нәтиҗәле юнәлешләрне саклап калырга булдык”.
Аның сүзләренчә, дәүләт программалары якындагы бер ай дәвамында әзер булачак. “Милли проектлар буенча советның киләсе утырышында алар карап тикшереләчәк”, - дип белдерде А.Жуков. Кирәкле чараларның бүлеп бирелгән булуы һәм бюджетка салынуы турында да ассызыклады.
Йомгаклау сүзендә вице-премьер: “Процесс тәмамланмый. Милли проектлар бүтән форма – дәүләт программалары төрен алалар”,-диде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International