Хокукый агарту мәсьәләләре турында сөйләшү

2008 елның 26 сентябре, җомга
Кичә “Татарстан яшьләре” республика газетасы редакциясендә “Республика халкын социаль-хокукый яклау һәм юридик агарту, бу өлкәдә иҗтимагый оешмаларның роле” темасына “Түгәрәк өстәл” артында сөйләшү узды.
Мондый очрашу өчен “Медицина эшчәнлеген хокукый яктан тәэмин итү” иҗтимагый оешма җитәкчесе Сүрия Усманованың газета битләрендә дөнья күргән “Яхшы яшисегез киләме, егетләр? Мин сезне өйрәтәм!” исемле кискен мәкаләсе сәбәпче булды. Автор әлеге мәкаләдә халыкның хокукый яктан надан булуы, кайбер дәүләт органнары тарафыннан гамәли ярдәм булмау мәсьәләләрен күтәргән.
“Түгәрәк өстәл” утырышында үзләренең фикер һәм тәкъдимнәре белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советының законлылык, регламент һәм депутат этикасы буенча комитеты рәисе Җәмил Яһүдин, ТР юстиция министры урынбасары Әнәс Сираҗетдинов, “Медицина эшчәнлеген хокукый яктан тәэмин итү” иҗтимагый оешма җитәкчесе Сүрия Усманова, “Хокук һәм хәят” иҗтимагый-хокукый һәм фәнни журналның баш мөхәррире Хәлим Гайнуллин, журналистлар Рәмис Латыйпов һәм Искәндәр Сираҗи, ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты вәкилләре һәм күренекле юристлар уртаклашты. Сөйләшү барышында халыкның юридик аң-белем дәрәҗәсен күтәрү, гражданнарны төрле юридик мәсьәләләр буенча бушлай консультация бирүне оештыру мәсьәләләре күтәрелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International