Хезмәткәргә үзе уйлап тапкан әйбер өчен нинди бүләкләү каралган?

2008 елның 27 сентябре, шимбә
Интеллектуаль милек, патентлар һәм товар билгеләре буенча федераль хезмәтнең 2008 елдагы 25 июнендәге “Хезмәти уйлап табылган әйберләре, файдалы модельләр, сәнәгать үрнәкләре авторларын бүләкләү турында” мәгълүмат хатында хезмәти уйлап табылган әйберләр, файдалы модельләр, сәнәгать үрнәкләре (алга таба – сәнәгать милке объектлары (СМО) авторларын бүләкләү тәртибе аңлатылган.
Мәсәлән, уйлап табылган әйберне файдаланган өчен автор патент алган, яки аның хокукый мирасчысы булган эш бирүче белән төзелгән килешү нигезендә ел саен патент хуҗасы аннан файдаланган өчен ала торган керемнең 15 % тан да ким булмаган күләмендә, шулай ук лицензия сатудан кергән акчаның 20 % тан да ким булмаган күләмендә бүләкләнә. Бүләкләү уйлап табылган әйберне файдалануның һәр елы узгач өч айдан да соңга калмый яки лицензия сатудан акча кергәч башкарыла. Үз вакытында бүләкләмәгән өчен түләүне сузуның һәр көне исәбеннән, түләнергә тиешле сумманың 0,04 % күләмендә пеня каралган.
Хезмәткәр эш бирүченең акча, техник яки бүтән матди чаралары исәбенә булдырган, ләкин үзенең хезмәт бурычларын яки эш бирүченең конкрет биремен үтәү белән бәйле булмаган объектлар сәнәгать милкенең хезмәт объектлары буларак танылмый. Патент алуга хокук һәм андый СМОларга махсус хокук хезмәткәргә бирелә. Шул ук вакытта эш бирүче булдырылган СМОны үз ихтыяҗларында файдалану өчен махсус хокукның гамәлдә булган бөтен вакытына түләүсез гади лицензияне аңа бирүне яки СМОга тотылган чыгымнарны каплауны таләп итәргә хокуклы. СМОларны булдырганда хезмәт бурычларын үтәүне раслау сыйфатында хезмәт килешүе, вазыйфаи инструкция, аерым эшне башкаруга аерым бирем, мәсәлән, НИОКР планы буенча яки эш бирүченең заказ бирүче башка оешма белән төзегән хуҗалык килешүе тора ала.
Булдырыла торган СМОларга хокукның кемгә каравы буенча аңлашылмаучанлыкны булдырмау максатларында бу пунктларны әлеге предприятие хезмәткәрләре һәм җәлеп ителгән белгечләр белән төзелә торган килешүләрдә җентекләп язу тәкъдим ителә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International