Россия киләчәге – аналар кулында!

2008 елның 29 сентябре, дүшәмбе
Казанда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы төп оештыручыларның берсе булган “Россия киләчәге – аналар кулында” Бөтенроссия акциясенә багышланган матбугат конференциясе узды. Әлеге чара “Көньяк Осетия гаепли...” Бөтендөнья акциясе кысаларында уздырыла. Акция үткән атна ахырында Цхинваледа старт алды, аннары Россия һәм Европаның күп шәһәрләрендә узачак. Аның төп максаты – Көньяк Осетиядә барган геноцид хакында бөтен дөньяга җиткерү.
Матбугат конференциясендә “Әни” Халыкара хәйрия фондлары иҗтимагый ассоциациясе Президенты Рәис Атнагулов, РФ Дәүләт Думасы депутаты һәм “Хокук һәм Хәят” журналының редакция коллегиясе әгъзасы Гөлнара Сергеева, “Хокук һәм хәят” журналы баш мөхәррире Хәлим Гайнуллин, “Абхазия аналары” хәрәкәте рәисе Гули Кичба, “Беслан аналары” иҗтимагый комитеты рәисе Сусанна Дудиева, “Нечкәбил” проекты җитәкчесе Изольда Жуйкова, Казан шәһәр думасы депутаты Татьяна Ларионова катнашты.
Күптән түгел Абхазия аналарының беренче Халыкара форумында катнашкан Гөлнара Сергеева журналистларга сугышта улларын күмеп тә, батырлыкларын югалтмаган Абхазия һәм Көньяк Осетия хатын-кызлары язмышы турында сөйләде. “Безгә алардан бик күпкә өйрәнәсе бар”, - дип саный ул. Матбугат конференциясендә чыгыш ясаган Гули Кичба күптән түгел Абхазиядә дөнья күргән “Беркем дә онытылмаган, бер нәрсә дә онытылмаган” китабы турында сөйләде, анда грузин-абхаз сугышында вафат булган һәр кешенең язмышы сурәтләнгән. Анда 4 мең кеше вафат булды, шуларның 3 меңен абхазлар тәшкил итә. Рәис Атнагулов сүзләренчә, кешеләр Көньяк Осетия һәм Абхазиядә булган бар чынбарлыкны белергә тиешләр. “Төрле җәмгыятьнең нигезе булып ана тора, шуңа да бөтен дөнья аналарының бүген сугышка каршы тору өчен берләшергә әзер булуы очраклы күренеш түгел”, - дип саный ул.
Матбугат конференциясе тәмамлануга, “Нечкәбил” проектында катнашучылар Гули Кичба һәм Сусанна Дудиеваны чәй өстәле артында формаль булмаган шартларда сөйләшергә чакырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International