2008 елның сентябрендә Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнарының норматив хокукый актларын дәүләт теркәве турында

2008 елның 30 сентябре, сишәмбе
2008 елның сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына дәүләт теркәве өчен Республиканың башкарма хакимият органнары чыгарган 8 норматив хокукый акт керде, шулардан 1 акт эшләп бетергәннән соң кабаттан тәкъдим ителде.
Чагыштыру өчен, узып баручы елның августында теркәү узарга 20 акт тәкъдим ителүен билгелик. Күрсәтелгән саннар Республиканың башкарма хакимият органнарының хокукый актлар чыгару буенча активлыгы берникадәр сүлпәнәюен раслый. Сентябрьдә тәкъдим ителгән 8 акттан Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының “Дәүләт милкендәге урман участокларын аукцион нәтиҗәләре буенча арендага бирү Административ регламентын раслау турында” 10.09.2008 елдагы 152-осн номерлы боерыгы теркәлде һәм норматив хокукый актларны дәүләт теркәү реестрына кертелде.
3 боерыкка карата эшләп бетерергә кайтарырга дигән карар кабул ителде, 3 боерык хокукый нормалары һәм ведомствоэче характерларына ия булмау сәбәпле дәүләт теркәвенә мохтаҗ түгел дип табылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International